Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында катнашты

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джамбулат Хатуов социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов, көзге кыр эшләре штат режимында бара, дип билгеләп үтте. 22 октябрьгә ил буенча тулаем алганда бункердан 131,2 млн. тонна ашлык суктырып алынган. Тагын 1,7 млн. гектарга якын мәйдан җыеп аласы бар, шул исәптән ашлык кукурузы - 1,1 млн.га.

Татарстанда бүгенге көнгә ашлык кукурузының 57 %ы җыелган (25,6 мең га мәйданда җыелган, 19,0 мең га җыеп аласы бар). 135 мең тонна суктырылган. Шуның белән бергә бөртеклеләрнең тулаем җыемы 5,4 млн.тоннадан артык булачак. Шикәр чөгендере 49,2 мең гектардан 48,4 мең гектары (98%) чыгарылган, 2,1 млн.тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – 441 ц/га. 1,0 млн. тонна чөгендер әзерләнгән. 116,1 мең тонна шикәр комы эшләнгән. Көнбагышның урып-җыю мәйданы 120 мең га тәшкил итә, ул 91% (110 мең га) мәйданда җыелган, уртача уңдырышлылык - 16,7 ц/га чамасы.

Утырышның төп темаларының берсе - коронавирус пандемиясе шартларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү булды. Джамбулат Хатуов сүзләренә караганда, предприятиеләр эшендә өзеклекләр теркәлмәгән, төбәкләрдә кадрлар резервын һәм авыруның таралуын булдырмау буенча эш алып барыла.

Шулай ук очрашуда катнашучылар төбәкләрнең азык-төлек белән тәэмин ителеше һәм аңа бәяләр турында фикер алыштылар. АПК идарәсенең төбәк органнары вәкилләре белешмәләренә караганда, азык-төлек базарларындагы вәзгыять тотрыклы, җитештерү күләмнәре кирәкле ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә, төп азык-төлек продуктларына бәяләр тирбәлеше артык сизелми.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International