Авылда ничек уңышлы бизнес корырга?

2020 елның 30 октябре, җомга

        Авылда ничек уңышлы бизнес корырга? Нинди юнәлеш сайларга? Нәрсәдән башларга? Дәүләттән нинди ярдәм һәм субсидияләр алырга мөмкин? Дөрес идарәчел карарлар кабул итәргә һәм табышны арттырырга нәрсә ярдәм итә? Боларның барысы турында да аграийлар өчен онлайн-мәктәптә белергә мөмкин.

Онлайн-уку форматы барлык өлкәләрдә дә популярлаша бара. Бүгенгә төп тренд: укырга һәм тиз арада күнекмәләр үзләштерергә. Нәкъ менә шуңа күрә агымдагы елның сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «РИВЦ» АҖ белән берлектә аграрийлар өчен "Agroonline" белем бирү платформасын эшләтеп җибәрделәр, ул элек югары уку йортларында гына алырга мөмкин булган белемнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Курслар белем бирүне һәм практиканы гына түгел, ә хуҗалыкта инновацияләр кертүдә ярдәм итүне дә күздә тота. Бу тыңлаучыларга тәүлек буе ярдәм итү, сорауларга җавап бирү, мөстәкыйль уку өчен өстәмә материаллар бирү, һәр лекциядән соң тест үткәрү, «хаталар» өстендә эшләү исәбенә тәэмин ителә.

Укыту программасы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең барлык юнәлешләре өчен эшләнгән һәм анда кыска семинарлар да, озын курслар да, проблеманы җентекләп өйрәнү һәм практик мисаллар да каралган.

Шулай итеп, ноябрь аенда авыл хуҗалыгында сакчыл җитештерүгә, төгәл игенчелек технологияләренә, нәтиҗәле сөт терлекчелегенә, яшь фермер мәктәбенә һәм башка бик күп юнәлешләргә багышланган курслар башлана, алар белән мәктәп сайтында танышырга мөмкин.

“Авыл хуҗалыгы предприятиесендә бизнес-аналитика” вебинарына аерым игътибар бирергә кирәк. Дәрес барышында алынган белемнәр әлеге предприятиенең автоматлаштырылган визуализациясе базасында идарәчел карарларны оператив кабул итү системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый механизм авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы бизнес корырга ярдәм итәчәк. Спикер - РИВЦ АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин - үз тәҗрибәсендә бизнес-процессларны визуализацияләүнең мөһимлеге турында сөйлиячәк, ә "АГРОКӨЧ" АҖ генераль директорының мәгълүмати технологияләр буенча урынбасары Артем Котлов агрохолдинг үрнәгендә оператив карарлар кабул итү системасының эше белән таныштырачак.

Теркәлү өчен сылтама:https://school.agropoliya.ru/ba яки 8(800)550-24-41 телефоны буенча теркәлеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International