Марат Җәббаров:Минзәлә районының игенчелек буенча резервлары бик зур

2021 елның 20 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Минзәлә районының Балтач авылында яңартылган фермада булды. Терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән аны «Кама Беконы» җитәкчесе Илдар Галәветдинов таныштырды. Министрга предприятиенең эшчәнлеге һәм савым сыерлары өчен эре комплекс төзүгә әзерлекнең барышы турында сөйләделәр. Яңа инвестор Балтач комплексына 1,2 млрд сум кертем ясаган инде. Дания һәм Эстониядән нәселле таналар сатып алынган, ферма модернизацияләнгән, яңа җайланмалар урнаштырылган. Нәселле таналар көнгә 28-30 кг кадәр сөт бирә. Инвестор фермаларында 86 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 36 мең сум тәшкил итә. Объект 2 этапта:2021-2023 елларда төзеләчәк, инвестицияләрнең гомуми күләме 3,3 млрд. сум булачак.

Аннары Марат Җәббаров Минзәлә районының 2020 елгы эшчәнлеккә хисап сессиясендә катнашты. Үзенең докладында ул районның игенчелек буенча резервлары зур булуын, агросәнәгать комплексының йомгаклау рейтингы буенча районның 14 нче урында торуын һәм узган елга карата 7 позициягә күтәрелүен билгеләп үтте.

"Минзәлә районының игенчелек буенча резервлары бик зур! Районның барлык хуҗалыкларының да бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40 центнер уңыш алып, тотрыклы рәвештә тулаем җыемны 200 мең тоннага җиткерү мөмкинлеге бар", - диде Марат Җәббаров.

Министр ассызыклаганча, районда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә, шул исәптән күптән түгел килгән чагыштырмача көчле "Август", "Кама Беконы" инвесторларына да аграр өлкәдә эшләүчеләрне тиешле дәрәҗәдәге хезмәт хакы белән тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк. 2020 елда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2,6 млрд. сумлык булган, бу - 2019 елга карата 106%. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 2 млрд. сум тәшкил иткән(109%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International