Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК өлкәсендә субсидияләр алу уңайлыгы буенча сораштыру үткәрә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, АПК өлкәсендә субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра.

Анда катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм холдинглар вәкилләре чакырыла. Анкета тутырып, сораштыруда катнашырга мөмкин. Анда шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында субсидияләр алу процессын уңайлырак итү буенча тәкъдимнәр калдырырга да  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International