Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан аграр университеты студентлары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан аграр университетының икътисад институты студентлары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды.

Студентлар Игенчеләр сараенда урнашкан авыл хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Экскурсияне музей директоры Наил Сабиров үткәрде. Балалар колхозларның Җирдән мәңгелек файдалану актының төп нөсхәсе белән таныштылар, 1918 елгы Нәсел терлекчелеге турындагы декрет, республика территориясендә табылган борынгы авыл хуҗалыгы җайланмалары, 1936 елда эшләнгән беренче саву аппаратлары белән таныштылар. Студентлар 1833 елда Америка тимерчесе Джон Дир тарафыннан эшләнгән беренче корыч сабанны игътибар белән карадылар, шундый ук техникадан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бүген дә файдалана.

Студентлар, республиканың агросәнәгать комплексы үсеше өчен җаваплы дәүләт органы буларак, Министрлыкның эше белән дә таныштылар. Җанлы әңгәмә барышында кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Кадыйрова Министрлык эшчәнлеге мисалында җитештерүнең ничек эшләве турында сөйләде һәм киләчәк эш урынын сайлаганда, аеруча динамик үсештәге, перспективалы һәм дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә торган аграр тармакка игътибар итәргә кирәклеге турында искәртте.

Нәкъ менә яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары һәм максатчан укыту мөмкинлекләре турында фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалинә Вәлиуллина сөйләде. Авылга эшкә килүче яшь белгечләр өчен 300 мең сум күләмендә “күтәрелеш” акчалары һәм беренче ел эшләү чорында төп хезмәт хакына 7 500 сум күләмендә айлык өстәмә каралган булуы турында да әйтте ул. Максатчан укыту һәм ай саен югары стипендия алу мөмкинлеге каралган – ул 10 000 сум күләмендә, АПК предприятиеләрендә җитештерү практикасы да түләнә. Яшь белгечләр өчен еллык 3% ставка белән ташламалы ипотека алу мөмкинлеге дә бар, бу да, һичшиксез, зур өстенлек булып тора.

Студентлар белән җанлы әңгәмә форматында шулай ук стажировкалар, остазлык һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Балалар Министрлыкның төрле юнәлештәге белгечләре белән алга таба да шундый форматта очрашулар белән кызыксынуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International