Татарстанда техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга иң яхшы әзерлеккә тикшерү дәвам итә

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов, Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре составындагы комиссияләр Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Балык Бистәсе, Теләче һәм Чирмешән районнарында техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр.

Тикшерү барышында комиссияләр тракторларның техник каралган булуын, күчмә ремонт звеноларының булуын, техник хезмәт күрсәтү пунктларының эшен, хезмәтне саклау буенча кабинет һәм документлар булуны, барлык технологик процессларның үтәлүен, орлык материалының әзерлеген, чәчү нормаларының үтәлешен, орлыкларның ни дәрәҗәдә эшкәртелгән булуын, агрегатның тизлеген, кырларда җир эшләре культурасының артуын тикшерделәр.

Комиссия әгъзалары шулай ук механизаторларга куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеген аңлаттылар, хезмәт өчен түләүнең ничек бәяләнүе, язгы кыр эшләрендә катнашучы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру һәм бүләкләү чаралары турында сөйләделәр.

Мондый конкурслар бүген Әгерҗе, Буа, Кайбыч, Кукмара, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International