Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар

2021 елның 24 июле, шимбә

Суган, чөгендер - 15 сум, бәрәңге - 20 сум, кишер, кәбестә - 30 сум. Бүген Батыршин урамындагы сәүдә мәйданчыгында нәкъ менә шундый бәяләрдән «борщ җыелмасы» сатылды.

Атна саен җирле җитештерүчеләр продукциясен сатып алырга мөмкин булган мондый урыннар барлыгы тугыз. Яшелчәләр белән хәлне тотрыклыландыру максатыннан, республика хакимияте арзан бәяләрдән билгеле бер төркем товарлар белән тәэмин итү турында карар кабул итте. Моңа сатучыларны аренда, җыештыру һәм башка чыгымнардан азат итү нәтиҗәсендә ирешелде.

 Мондый базарлар Казанда кибетләрдә яшелчәләргә бәяләр тотрыкланганчы эшләячәк. Һәрхәлдә, сентябрьдә Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.

«Республика җитәкчелеге тарафыннан мондый шимбә ярминкәләрен оештыру турындагы карар “борщ җыелмасы”на керә торган яшелчәләрне тотрыклыландыру һәм бәяләрен төшерү максатында  кабул ителде. Биредә күпләп сату бәяләре буенча бөтен ассортиментны Татагролизинг һәм Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлеге (Татпотребсоюз) сата, шулай ук «Майский» теплица комбинаты продукциясе дә тәкъдим ителә, - дип, хәбәр итте Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Ярминкә иртәнге алтыдан   эшли башлады һәм ачылышына  ук шактый  күп  сатып алучылар җыелды. Алар арасында  м ондагы  бәяләрнең түбән булуын күреп, кибетләрдәге азык-төлек бәяләренең артуына зарланган пенсионерлар күп иде.

Шәһәр халкы өчен барлыгы 6 тоннадан артык бәрәңге, 8,4 тонна кәбестә, 3 тоннадан артык кишер, 5,06 тонна суган, 3 тоннадан артык чөгендер китерелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International