«Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» саммиты кысаларында Татарстан Республикасында икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча пленар утырыш узды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластеры форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада Россия  Федерациясе   Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйюди, алдынгы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов,  машина төзелеше кластеры форумы үзен кооперация мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасында тәҗрибә алмашу өчен уңышлы мәйданчык буларак күрсәтте, дип,  билгеләп үтте.

Бүген республикада сәнәгать предприятиеләренең уңышлы үсеше өчен кирәкле шартлар тудырылган. Киң даирә дәүләт ярдәме чаралары эшләнде, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары эшли.

Максим Решетников, үз чиратында, Россия икътисады ковидка кадәрге  позицияләргә әйләнеп кайта, дип, билгеләп  үтте. Икътисадый үсеш   эшкәртү, төзелеш, агросәнәгать комплексы кебек  өлкәләрдә һәм башка юнәлешләрдә  бара.

 - Агымдагы вәзгыять оптимизм өсти. Шунысы мөһим, эчке ихтыяҗ, инвестицияләр һәм экспорт буенча да  уңай динамика торгызыла. Бүген безнең алда тагын да стратегик бурычлар тора: безнең өчен  икътисадның тотрыклы үсеш траекториясенә чыгу  мөһим, - диде министр.

Утырыш барышында дискуссиядә катнашучылар цифрлаштыру чорында сәнәгатьтә очрый  торган проблемалар турында фикер алыштылар, шулай ук аеруча актуаль цифрлы сервисларны карадылар. Өстенлекле бурычлар арасында министр цифрлы технологияләрнең тизләтелгән үсешен, шулай ук түбән углеродлы  икътисадка  күчүне билгеләде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International