2022 елгы уңыш өчен чаралар комплексы мәсьәләләре буенча Саба районында зона семинарлары сериясе тәмамланды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген Саба муниципаль районында 2022 елгы уңыш өчен  чаралар комплексы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре сериясе тәмамланды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов, «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрономнар, механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультантлар, дилерлар, техника белән тәэмин итүчеләр катнашты.

 Атна дәвамында мондый семинарлар Буа, Спас, Бөгелмә, Минзәлә муниципаль районнарында узды.

 Киңәшмәдә катнашучылар начар һава торышы шартларында тотрыклы уңышка ирешүгә, орлыкларның сыйфатына юнәлдерелгән мәсьәләләрне карадылар. Аерым игътибар авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш темасына, туфракны төп эшкәртү нечкәлекләренә бирелде.

Икенче өлештә техника белән тәэмин итүчеләр һәм техника җитештерүчеләр туфрак эшкәртү машиналарының эшен, туфрак эшкәртү җайланмаларының төрле типлары белән эшкәрткәндә туфракның дым сеңдерү сәләтен күрсәттеләр.

Марат Җәббаров мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады: “Берничә ел дәвамында туфракны тирәнтен йомшарту буенча агитация эшләре алып барабыз. Бүген без җирне тирәнтен яисә җиңелчә  эшкәрткәндә ни булганын  үз күзләребез  белән күрдек.   Без   4-5 елга бер  тапкыр булса да җирне  тирәнтен  эшкәртергә  тәкъдим  итәбез. Бүгенге вәзгыятьтә күп кенә җитәкчеләрне   чәчәргәме, юкмы  дигән  сорау  борчыды, әмма бүген күргәнебезчә,  планлаштырылган мәйданның 90%ы инде чәчелгән.  Нәтиҗәле яңгырлар көтәбез”, - диде министр журналистлар белән әңгәмәдә.

Шулай ук ул иминиятләштерүнең зарурлыгына игътибар юнәлтте, чөнки теге яки бу вәзгыятьтә ярдәм бары тик чәчүлекләрен иминиятләштергән  аграрийларга гына күрсәтеләчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International