Санкт-Петербургта XXVII Халыкара хатын-кызлар конференциясе узачак

2021 елның 24 сентябре, җомга

"Санкт-Петербургта Көнчыгыш һәм Көнбатыш очраша". Нәкъ менә шундый исем астында XXVII Халыкара хатын-кызлар конференциясе узачак.

Егерме алты ел дәвамында Санкт-Петербургның социаль-икътисад  институты инициативасы буенча Санкт-Петербургта хатын-кыз лидерлары-сәясәтчеләре, эшкуарлары, галимнәре, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре халыкара хатын-кызлар конференцияләренә җыелалар.

XXVII Халыкара хатын-кызлар конференциясендә III Евразия хатын-кызлар форумы нәтиҗәләре каралачак. Ул глобаль һәм цифрлы фикерләүне үстерүдә алдынгы тәҗрибә алмашу, сәяси, икътисадый һәм социаль өлкәдә дөньякүләм кризисны җиңү мәйданы булачак.

 2021 елгы Конференциянең темасы: “Глобаль чакырулар - хатын-кызлар җавабы”.

Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр:

* Хатын - кыз һәм сәясәт. Гражданнар җәмгыяте һәм дәүләт.

* Кризисны җиңү максатларында халыкара хезмәттәшлекне ныгыту.

* Хатын-кыз һәм икътисад. Торгызу мәсьәләләрен хәл итү юллары.

* Хатын-кыз һәм мәгариф. Хатын-кызның киләчәк буыннарны тәрбияләүдәге  һәм үстерүдәге роле.

* Кризистан озак вакытка чыгу өчен иминлек һәм сәламәтлек стратегиясе.

Конференциядә катнашу өчен башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уку йортлары вәкилләре, экспертлар, компанияләр җитәкчеләре һәм эшауарлар чакырыла. Конференциянең барлык чаралары да онлайн катнашу мөмкинлеген күздә тота.

Конференция турында тулырак мәгълүмат  һәм  Программа 2021 http://iwmspb.ru/ сайтында урнаштырылган.   

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International