Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2021 елның 16 октябре, шимбә

Бүген, гадәттәгечә, иртә таңнан  Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Шәһәрнең 15 сәүдә мәйданчыгында республика җитештерүчеләреннән   килгән яшелчә, шикәр комы, он, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка һәм башка продукция сатып алырга мөмкин иде.

Ленинград урамындагы мәйданчыкта министрның беренче урынбасары Наил Залаков һәм министр урынбасары Илдус Габдрахманов булдылар.

“5-6 ел элек республикада бәрәңге 80-100 мең гектар мәйданда үстерелде.   Тик ул чакта сату проблемасы бар иде. Быел мәйданнар азрак, әмма бездә  халык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәрлек ресурслар бар. Шулай ук язгы ярминкәләрдә бәрәңге белән проблема булмаячак”, - диде Илдус Габдрахманов.

 Быел ярминкәләргә продукцияне 2 тапкыр күбрәк китерергә туры килә. Беренче ярминкәдә  бәрәңге   140 тоннага якын китерелгән булса, икенче ярминкәдә үк (18 сентябрьдә) бу  күрсәткеч   270 тоннага җитте.

 «Беренче айда халыкның  бәрәңгегә ихтыяҗы бик  зур булды,   хәзер без  мондый  ыгы-зыгының  кимүгә таба  баруын  күрәбез. Гадәттә бу мәйданчыкка 30 тоннага якын бәрәңге китерелә иде, бүген 60 тонна китерелде.  Вәзгыять тулысы  белән мониторинглана, шуннан  чыгып, халык  ихтыяҗын  тәэмин итү өчен без китерелә торган һәр продукция күләмен   һәрвакыт көйләп  торабыз”, - дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмә вакытында Наил Залаков.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур социаль әһәмияткә ия. Октябрь башында кайбер төр продукциягә бәяләр артуга да карамастан, биредә бәяләр ваклап сатудагы уртача бәяләрдән кимрәк  булып кала.

Гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International