Марат Җәббаров Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды.

«Восток-зернопродукт», «Хузангай» хуҗалыкларында һәм башка хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең барышы белән танышканнан соң, министр Әлки районының авыл җирлекләре башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

«Бүген Татарстанның барлык 43 районында урып-җыю эшләренә керештеләр, 16% мәйданда 960 мең тоннадан артык ашлык суктырылган», - дип таныштырды министр.

Әлки районында барлыгы 114 мең 791 га авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуларның 97050 гектары чәчүлек җирләре. Авыл хуҗалыгында  нәтиҗәлелек   рейтингында район 16 нчы урында тора. Марат Җәббаров, хезмәт хакы уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк булган хуҗалыклар бар, дип билгеләп  үтте.

«Хезмәт хакы мәсьәләсе - бүгенге көндә төп мәсьәлә. Хезмәткәрләрне лаеклы хезмәт хакы белән генә кызыксындырырга мөмкин», - дип, басым ясады министр.

Аннары Базарлы Матак авылында А.М. Залаков исемендәге скверны  ачу  тантанасы  булды.   

«Әнвәр Мәхмүт улы - Татарстанда мелиорация системасына яңа үсеш борылышы биргән шәхес. Нык холыклы һәм йомшак йөрәкле кеше. Бу сквер әлкилеләрнең яраткан урынына әверелер һәм биредә беркайчан да балалар  көлгән тавышлар  тынып тормас, дип өметләнәм», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров скверның ачылу тантанасында.

Алексеевск районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры «Биләр» ВЗП, «Хәмитов Р.М.» КФХ, «Алексеевск» НП хуҗалыкларында, «Алга» һәм «Родина» колхозларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.

 Шулай ук ул «Родина» колхозында 1340 башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексын карады.  Биредә заманча җиһазлар, «карусель» саву җайланмасы урнаштырылган, терлекләрне тоту өчен уңайлы шартлар тудырылган.

«Родина» колхозы - Алексеевск районында гына түгел, республикада да терлекләр саны, савым, уңыш буенча иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Без комплексның 1340 башка исәпләнгән беренче этабы төзелгәнен күрәбез, терлекләр дә  бар һәм эш өчен уңайлы шартлар да тудырылган.  Барысы да бер урында тупланганда: ашату да, карау да, саву залы да, белгечләр дә – бу заманча һәм нәтиҗәле», - дип, үз фикерен белдерде министр журналистларга биргән интервьюсында.

Бүгенге көндә республикада 20 комплекс төзелеп килә, бу сөт җитештерүне һәм терлекләрнең баш санын арттырырга  ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International