Агрокөчнең Чаллы элеваторы 2022 елда ашлык әзерләү күләмен арттырырга уйлый

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Агрокөчнең Чаллы элеваторы быел 176 мең тонна бөртекле ашлык  кабул итүне планлаштыра, бу 2021 ел белән чагыштырганда 85 мең тоннага   артык. Предприятиенең фактта саклау сыешлыгы 96 мең тонна исәпләнә, шуның 20 мең тоннасы – элеваторның  үзендә һәм 76 мең тоннасы – идән  өслегендәге складларда.

Чаллы элеваторының гомуми киптерү куәте тәүлеккә  800-900 тонна тәшкил итә, аны 4 киптерү җайланмасы тәэмин итә. Яңа уңышны кабул итүгә әзерлек вакытында план буенча  барлык ремонт эшләре башкарылган. Автотранспорттан  бушатуның   тәүлеккә  3 мең тонна җитештерүчәнлек  белән күтәртү механизмнары да эшли. Җитештерүдә 286 кеше эшли, шул исәптән 20 сезонлы эшче, алар яңа уңышны кабул итүгә ашлык эшкәртү аппаратчылары   буларак  җәлеп ителгән.

 Чаллы элеваторы отышлы географик зонада урнашуы аркасында автотранспортка гына түгел, тимер юл һәм су юлларына да чыга  ала.  Мәйдан буйлап суднолар йөрү  фарватеры йөкләнеше 5-7 мең тоннага кадәр  булган   елга-диңгез  класслы су транспортын төяү-бушату мөмкинлеген бирә. Яңа сезонда су транспорты белән 80 мең тонна йөк төяп җибәрү   планлаштырылган.

 Элеватор структурасына шулай ук 2 катнаш азык заводы керә. Заводлар махсус рецептура буенча сертификацияләнгән продуктлар җитештерә, шуның белән теләсә нинди авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортларын сыйфатлы тукландыру тәэмин ителә. 2022 елда предприятие 310 699 тонна катнаш азык чыгаруны  планлаштыра.

 Июль аенда Чаллы элеваторында җитештерү мәйданчыкларын модернизацияләү башланган.  Кабул итү линиясе, чистарту каланчасы, һәркайсы 600 тонна оператив бункерлы ике киптерү җайланмасы,  5әр мең тонна сыйдырышлы 10 ашлык саклау силосы төзелә. Чаллы элеваторын модернизацияләү - холдингның инвесткомпаниясенең иң мөһим пунктларыннан берсе, ул 5 млрд.сумга бәяләнә.

 Исегезгә төшерәбез, яңа сезонга «Зәй элеваторы» ҖЧҖ дә әзерләнде, ул Агрокөч уңышын эшкәртү чылбырының төп звеноларыннан берсе һәм Идел буенда төрле агрокультуралар ашлыгын кабул итү, саклау, чистарту һәм киптерү буенча иң эре комплекс. Быел ул 205 мең тонна бөртекле һәм майлы культуралар кабул итүне  планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International