Битараф булмаган һәм риясыз ярдәм күрсәткән өчен

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы хәйрия акцияләрендә актив катнашкан, Донецк һәм Луганск Халык республикалары халкына күп айлар дәвамында һәрьяклап ярдәм итеп торганы өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү 6 декабрьдә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең XXIX конференциясе кысаларында Казан Хезмәт сараеның Зур залында узды.

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллинага Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе  Елена Кузьмичева һәм Россия Бәйсез һөнәр берлекләре  федерациясе секретаре, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкиле Владислав Трубников бөтен  республикадан һөнәр берлекләре активы каршында  Мактаулы бүләк   тапшырдылар.

“Бик зур рәхмәт һәм сезнен алда баш иябез! Сезгә Россия Бәйсез һөнәр берлекләре  федерациясе рәисе Михаил Викторович Шмаковның Бәйсез һөнәр берлекләре  федерациясенең  Генсоветы  утырышында әйткән сүзләрен җиткерәсем килә: «Һичшиксез, икътисад та, социаль өлкә дә бүген махсус хәрби операция фронтларындагы вакыйгаларның ничек баруына бәйле. Һәм  киресенчә дә: аның уңышлы тәмамлануы шулай  ук безнең һәрберебезгә   бәйле. Моннан утыз ел элек без үз девизыбызны сайладык – бердәмлек, теләктәшлек, гаделлек! Без тормышта шул  девиз белән  барабыз һәм шуның  белән без җиңәчәкбез!”- диде Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең  әгъза оешмалары  вәкилләрен бүләкләп.

Үз чиратында Фәридә Гарифуллина хәзер хәрби операция   бара  торган төбәкләр халкына гуманитар ярдәм күрсәтү чараларында, хәйрия  акцияләрендә  актив катнашкан һәм катнашучы Россия  Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының барлык  әгъзаларына рәхмәт белдерде. «Бу безнең уртак бүләк һәм уртак казанышыбыз! Битараф булмаганыгыз  һәм риясыз ярдәм күрсәтүегез  өчен  барыгызга  да рәхмәт белдерәм!»,- дип билгеләп үтте республика оешмасы лидеры, коллегаларын югары дәрәҗәдә танулары белән котлап.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International