Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан фермерлары ассоциациясенең XXIII съезды узды

2023 елның 3 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, АККОР Президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнашты.
 Фермер хуҗалыклары бүгенге  көндә республика агросәнәгать комплексының иң динамик секторы булып тора, ул авыл хуҗалыгы продукциясенең мөһим төрләрен җитештерүдә ел саен үз өлешен арттыра. Узган ел кече хуҗалыкларның тулаем җитештергән продукциясе 142,9 млрд. сумлык булган, шул исәптән КФХларда - 35,6 млрд.сумлык.
“Хәзерге вакытта фермерларда  740 мең га җир  исәпләнә, ягъни барлык чәчүлек мәйданнарының 25%ын тәшкил итә. Бу – фермерлык эшчәнлеге    үсешенең, йогынтысының һәм нәтиҗәлелегенең мөһим күрсәткечләреннән берсе. Фермерларның терлекчелек продукциясен җитештерүе  ышанычлы рәвештә артып  бара, сөт җитештерү   9 мең тоннага арткан, ит - 376 тоннага. Узган ел 92 фермер 546,3 млн. сумлык грант алды.  Фермерлар 2 ел эчендә  тулаем җитештерү куәтенә чыгу, продукцияне ел саен кимендә 8 процентка арттыру   йөкләмәсен  алдылар”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 
Камияр Байтемиров үзенең чыгышында,  авыл хуҗалыгы оешмаларыннан аермалы буларак, Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыкларында  авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы артты, дип билгеләп  үтте.   
 “Ул чирек күләмгә  диярлек артты -   597,2 мең гектардан    735,8 мең гектарга кадәр,  2021 елда 692,2 мең га булды, бу 2016 ел белән чагыштырганда 30%ка күбрәк”, - дип сөйләде ул. 
Спикер, шулай ук мөгезле эре терлекләр саны 30%ка артты - 82,4 меңнән 108 мең башка кадәр, дип өстәде. “Шулардан   37,4 меңе - сыерлар, 2016 елдан аларның баш саны 29% ка артты, — дип ассызыклады Ассоциация рәисе. - 20 ел дәвамында сыерларның баш саны гына түгел, савым  да  артты. Мәсәлән, 2022 елда фермерларда 700 мең тоннадан артык сөт савылган, ягъни республикада сөт буенча гомуми күрсәткечләренең 38%ы”.
Фермер хуҗалыклары грант ярдәме белән беренчеләрдән булып бакчаларны һәм җиләк плантацияләрен торгызуга, балык үрчетүгә һәм  кара уылдык (икра) җитештерүгә алындылар. “Боларга   барысына  да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм аның командасы ярдәмендә ирешергә мөмкин булды”, - дип ассызыклады Камияр Байтимеров.
Югары җитештерү күрсәткечләреннән тыш, фермерлар авыл территорияләрен төзекләндерү буенча  да  зур  эшләр башкаралар: инфраструктураны үстерәләр, гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ярдәм итәләр, яңа эш урыннары булдыралар, авыл җирлекләрен саклап калырга һәм демографик мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар. 
Утырыш ахырында “Татарстан Республикасы Гаилә фермер династиясе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Сәпиевлар, Садыйковлар, Гыйльмехановлар, Фазуллиннар һәм Миңнехановлар династияләрен  бүләкләделәр.
Шулай ук күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре  өчен ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International