Кукмара районында Наил Залаков «Цифр дәресе» үткәрде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

2023 елның 21 мартында «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Кукмара  муниципаль районының “М.П.Прокопьев ис. тулы  булмаган  урта  мәктәбе”   муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков   «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкны тикшерәбез» темасына  цифр дәресе үткәрде.


Дәрес барышында Наил Залаков 8 - 11 сыйныф укучыларына мәгълүмати иминлек буенча белгечләрнең ничек итеп яклау  чишелешләрен эшләргә булышулары, смартфоннар кулланучылар өчен нинди кибер куркынычлар булуы  турында   җентекләп аңлатты. Иң мөһиме, балалар аларның  ни дәрәҗәдә  куркыныч булуын, аларны ничек ачыкларга, үз смартфоныңны    ничек итеп  куркынычсыз итәргә һәм шәхси белешмәләрне ничек  сакларга кирәклеген  белделәр.  


 Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, Наил Залаковка күп сораулар бирделәр, ул аларга тулы җаваплар бирде. Шулай ук ул «Цифр  дәресе»нең югары дәрәҗәдә оештырылуын   билгеләп үтте, укучыларга, шулай  ук  аны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнарның  барысына  да рәхмәт белдерде.


Очрашу фишинг- яки скам-сайтка күчәргә тырышуны туктатырлык  һәм зарарлы программаны кертүдән  һәм урнаштырудан  яклый  торган   ышанычлы яклау  чишелешләрен генә кулланырга кирәклеге турында фикер алышу белән тәмамланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International