Крестьян-фермер хуҗалыклары җир кишәрлекләрен сәүдәләр оештырмыйча гына ала алалар

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Гражданнарның һәм КФХларның җир ресурсларыннан гадиләштерелгән рәвештә файдалана  алуын тәэмин итү  максатында, 2022 елның 14 июлендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 316-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның  нигезендә  2023 елның 1 гыйнварыннан  гражданнар  һәм КФХлар авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге  җирләрдән  дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен  крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен сәүдәләр оештырмыйча гына биш елга кадәр срокка арендага ала алалар.   


Мондый җир кишәрлекләрен бирү әлеге җир кишәрлегенә карата милекчелек рәвешеннән  чыгып билгеләнә торган вәкаләтле органга бирелә торган гариза нигезендә башкарыла.


Бер үк җир кишәрлегенә карата берничә гариза бирелгән очракта, мондый җир кишәрлеген бирүгә вәкаләтле орган кергән гаризаларны һәр гаризаның кергән датасы һәм вакыты буенча билгеләнгән чират тәртибендә карый. Мондый чакта  Россия Федерациясе Җир кодексының 39.18 статьясында   каралган җир кишәрлекләре бирү тәртибе, шул исәптән Интернет челтәрендә мәгълүмат бастырып чыгару да  күздә тотылган тәртип әлеге очракта кулланылмый.   


 Шунысын да истә тоту  мөһим,  җир кишәрлекләре биргәндә КФХлар берничә мәҗбүри шартны үтәргә тиеш булалар. КФХның дәүләттән яисә муниципалитеттан  арендага алган җир кишәрлекләренең мәйданы Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнгән чикләрдән артмаска тиеш. Җир кишәрлегенең  максатчан билгеләнешен үзгәртү тыела,  аннан бары  тик авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен генә файдаланырга  мөмкин. Җир кишәрлеген гадиләштерелгән алу тәртибеннән явыз ниятләрдә   файдалануны    булдырмас өчен аны  өченче затларга, шул исәптән субарендага   тапшырырга ярамый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International