Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләр алган коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләрен тикшерде

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны субсидияләү программасында  61 СНТ катнашты.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре бюджет акчаларын куллануның һәм үзләштерүнең нәтиҗәлелеген тикшерү  максатларында, субсидия алган СНТларга  чыгып,  тикшерүләр уздырдылар.  


Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең 3 СНТсында һәм Биектау районының 1 СНТсында түбәндәге подряд оешмалары тарафыннан ремонт эшләренең тулысынча һәм тиешенчә башкарылмавы ачыкланды:
“Орион”  ҖЧҖ,  ИНН 1659182770;
“1нче сәнәгать компаниясе” ҖЧҖ,  ИНН 1660236212.
Шартнамә кысаларында төзелеш контроле «КРК Групп» ҖЧҖ, ИНН 1659115950 тарафыннан башкарылырга тиеш.


 Коммерциягә карамаган  бакчачылык һәм яшелчәчелек   ширкәтләренә үз территорияләрендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар   өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы килешү кысаларында бюджет йөкләмәләрен үтәмәгән бакчачылык ширкәтләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  Татарстан Республикасы бюджетына акчаларны кире кайтару буенча дәгъва эше алып бара. 


Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы СНТ рәисләрен бюджет акчаларын үзләштергән өчен җаваплылык турында һәм подряд оешмалары тарафыннан башкарыла  торган  ремонт эшләренең катгый контрольдә тотылуы турында кисәтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International