«Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum-2023» халыкара форумы кысаларында Марат Җәббаров берничә эшлекле очрашу уздырды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дүрт ил: Малайзия, Төркия, Алжир һәм Мавритания делегацияләре белән очрашулар узды. Эшлекле очрашулар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм аның урынбасарлары рәислегендә узды. Әлеге очрашулар Kazanforum – 2023 кысаларында узды, ул бүген “Казан” агросәнәгать паркында старт алды.  Очрашуларда бүгенге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм ике яклы хезмәттәшлекнең алга таба адымнарын билгеләделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия - Ислам дөньясы: Kazanforum-2023» халыкара икътисадый форумы мәйданчыгы Россия Федерациясенең һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булып тора. Халыкара икътисадый форум Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә быелдан башлап федераль статус алды. 
 Малайзия делегациясе белән очрашуда узган ел Малайзиядән Татарстанга 1931,76 мең долларлык продукция импортланган, дип билгеләп үтелде. Бу,  нигездә, пальма мае һәм хайваннарны ашатуда кулланыла торган продуктлар.
Малайзия белән алга  таба хезмәттәшлек итү һәм Татарстаннан Малайзиягә экспортлау өчен ит, сөт, кондитер әйберләре, ашлык продукциясе, көнбагыш мае һәм шрот тәкъдим ителде.  Очрашуда шулай ук логистика һәм порт зоналарын булдыру тәҗрибәсе белән  уртаклашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Төркия белән очрашуда Марат Җәббаров ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алышты.
 "Безгә агросәнәгать комплексын цифрлаштыру, генетика, органик игенчелек һәм мәгариф юнәлеше буенча тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә үз компетенцияләребезне үстерү мөһим", - дип өстәде Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасының ит, сөт, кондитер продукциясен, шул исәптән «Хәләл», көнбагыш мае һәм шрот, ашлык продукциясен экспортлау мөмкинлеге бар. 
Алжир делегациясе белән эшлекле очрашуда министр Татарстанның уртак инвестия проектларын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте. Моның өчен логистика, продукцияне төяү, бушату, күчерү мәйданчыгы, фрахт бәясе, суднолардан файдалану  мөмкинлеге, порт зоналарын һәм порт элеваторларын булдыру тәҗрибәсе белән алмашу, Алжирның иң эре порт зонасын кулланып, Татарстан  Республикасының  АПК продукциясен реэкспортлау мөмкинлеге мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.
Эш көне ахырында Мавритания делегациясе белән очрашу узды. Кунакларны республикада балыкчылык тармагының үсеше, фән һәм җитештерү буенча  үзара хезмәттәшлек итү  мәсьәләләре кызыксындырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International