Балык Бистәсе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча йомгаклау зона киңәшмәсе узды

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Балык Бистәсе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасының   Җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.


Киңәшмәнең пленар өлеше башланганчы кунаклар берничә авыл хуҗалыгы оешмасында һәм социаль объектларда булдылар. Беренче эш итеп, "Дикая Ферма" крестьян-фермер хуҗалыгы” ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар.  Бүген  биредә 200 баш таплы болан һәм 100 марал исәпләнә. Өч катлы кунак йорты файдалануга тапшыру стадиясендә, алты почмаклы  бура рәвешендә мунча комплекслары төзү буенча эшләр алып барыла, бүгенге көндә A-FRAME форматында 8 йорт шулай  ук төзелеп бетү  стадиясендә.


 Аннары «Кулон-Агро» ҖЧҖенең терлекчелек комплексында булдылар. Быел биредә моноазык  әзерләү өчен яңа азык үзәге төзүне  планлаштыралар.


Семинарда катнашучылар Биектау авылында 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын һәм Мәдәният йортын карадылар. Алдагы  объект  Дамир Ногмановның шәхси  ярдәмче хуҗалыгы булды.  2021 елда ул «Шәхси  ярдәмче хуҗалык өчен сөт  юнәлешендә 8 баш сыерга   мини-фермалар  төзү» программасы буенча субсидия ала. Көнлек савым  150 кг тәшкил итә, сөтнең бер өлешен эшкәртә һәм авыл халкына, шулай  ук Казанда сата, калганын сөт заводына сата. Киләчәктә савым сыерларын 15 башка кадәр арттыруны  планлаштыра.


Район Мәдәният йортында пленар өлеш җирле җитештерүчеләрнең һәм сәнәгать җитештерүенең авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсендә катнашудан башланды.


Семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика  җитәкчелеге һәм шәхсән Республика Рәисе авыл халкына ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирә, дип   билгеләп үтте.


“Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә авыл  хуҗалыгы  тармагына гаять зур ярдәм күрсәтелә. Авылда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дистәләгән төбәк һәм федераль программалар эшли”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.


Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, авыл территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен дәүләт программаларының мөһимлеген билгеләп үтте.

Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында авыл эшкуарлыгы, кече һәм урта агробизнесны үстерү мәсьәләләрен анализлады. Аның сүзләренчә, 2022 елда шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 107,3 млрд сумлык җитештерелгән. Ул авыл бизнесына грант ярдәме, авылда торак төзелеше, Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы, инвестиция һәм ташламалы кредитлар бирү мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул шулай ук район башлыкларын авыл җирлекләрендә эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсен аерым контрольгә алырга чакырды. 


Бүген авыл эшкуарлыгына ярдәм итү мәсьәләләре каралган  түгәрәк өстәлләр  модераторлары үз тәкъдимнәрен керттеләр. 


Киңәшмә ахырында «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси  ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» һәм «Эшкуарлыкны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International