Шимбә көнне Казанда соңгы язгы ярминкәләр узачак

2024 елның 26 апреле, җомга

27 апрельдә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Гудованцев урамындагы мәйданчыкта сәүдә якшәмбе көнне узачак. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 16 мартта башланган  иде һәм, Казаннан һәм республиканың эре шәһәрләреннән тыш, тагын муниципаль районнарда да төрле даимилектә узды.

6 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 392,1 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 607,4 тонна яшелчә, шул исәптән 329,2 тонна бәрәңге, 105,7 тонна үлчәүле сөте, 239,8 тонна шикәр, 1 млн 338,9 мең данә тавык йомыркасы, 481,5 тонна ит, шул исәптән 255,7 тонна терлек ите.

Ярминкәләр үткәрү өчен 33 муниципаль район, 4 832 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Киләсе ярминкәләрне сентябрь уртасында башлау планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International