Рөстәм Миңнеханов: кулланучылар кооперациясе авыл тормыш рәвешен саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итә

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе берлеге үзәге форумы кысаларында «Кооперация һәм тотрыклы үсешикътисады. Карашлар һәм карарлар» темасына конференция узды.

Катнашучыларны Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов сәламләде. Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, илнең кулланучылар кооперацияләре берлекләре вәкилләре катнашты.

Дмитрий Зубов форумның кулланучылар кооперациясен үстерү темалары буенча сөйләшүләр алып бару өчен нәтиҗәле мәйданчык булуына ышаныч белдерде һәмконференциядә катнашучыларга уңышлы эш нәтиҗәләре теләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында 7 ел кулланучылар кооперациясе системасында сәүдә буенча урынбасар васыйфасында эшләвен, аннары райпо рәисе булып эшләвен билгеләп үтте. «Бүген кулланучылар кооперациясе мөһим бурычлар хәл итә», – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада кече хуҗалыкларга зур игътибар бирелүе турында сөйләде, а авылда 900 меңнән артык кеше яши, диде ул. «Бүгенге көндә Татарстан кулланучылар берлегенең мобиль автокибетләре республиканың үзәктән ерак урнашкан һәм аз санлы 500дән артык торак пунктына хезмәт күрсәтәләр», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Республика кулланучылар кооперациясе системасында үткән ел ваклап сату товар әйләнеше күләме 10 млрд. сум тәшкил итте, әмма резервлар күп әле. Бүген авыл кешеләренә шәһәр дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтүләр мәсьәләсе кискен тора», –дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов республика кооператорларына авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, үзләреннән шактый өлеш керткән Алексеевск, Буа, Мамадыш һәм Саба районнарындагы кулланучылар җәмгыятьләренең эшчәнлеген билгеләп узды.

Сергей Морозов соңгы 7 елда Ульяновск өлкәсендә 70 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелүе турында әйтеп узды. 400ләп яңа эш урыны булдырылды, 9 мең кеше эш белән тәэмин ителде, диде ул. Ул төбәктәкооперациясен үстерү һәм авыл халкы белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Аннары «Россиядә кулланучылар кооперациясен үстерү. Барлыкка килгәнвәзгыятьләрне актуаль хәл итү» темасына нотык белән Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисенең беренче урынбасары Сергей Грицай чгыш ясады.

Аның чыгышыннан аңлашылганча, кулланучылар кооперациясе системасы кешеләрне мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен берләштерә, һәм бу структурага дәүләт ярдәме аеручыа кирәк.

Сергей Грицай башка илләрдә кулланучылар кооперациясе үсешенә һәм кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең продукциясен сату мөмкинлекләренә җентекләп тукталды.

Конференция барышында берничә килешүгә кул куелды. Шуларның берсе: «2017-2021 елларга Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлегенең һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең социаль-икътисадый хезмәттәшлеге турында”.

Моннан тыш, кулланучылар җәмгыятьләренең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм тармак бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International