Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2017 елның 11 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайтты.

Питрәч районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ кырларының берсендә узды.

- Кырлар быел чиста, уңыш мул булырга тора, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Һәр кояшлы көннән файдаланып калырга һәм урып-җыю эшләрен мөмкин кадәр кыска срокларда тәмамларга кирәк, - дидеминистр.

Бүгенге көнгә районда 4,4 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңдырышлылык – гектардан 30 центнер чамасы.

Теләче муниципаль районында министр, район башлыгы Илдус Зарипов белән шулай ук кырлар өстеннән очып узганнан соң, «Агролак» ҖЧҖ кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

«Кырларда тырышып һәм намус белән эшләү нәтиҗәләре күренә. Хәзер иң мөһиме – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Район тулысынча уракка чыккан. Шундый кояшлы көннәрдә республика игенчеләре алдына тәүлеккә 200 мең тонна ашлык суктыру бурычы куелган», - дип ассызыклады министр.

Аннары Марат Әхмәтов сорауларга җаваплар бирде.

Балык Бистәсе районында Марат Әхмәтов кырларны карап чыкканнан соң, аларга югары бәя бирде. Муниципаль район башлыгы Илһам Вәлиев чыгышыннан күренгәнчә, урып-җыю эшләрендә 93 комбайнэшли, аларның 30ы чит илнеке. Тәүлеклек суктыруны 5-5,5 мең тоннага җиткерүне планлаштырабыз.Бүгенге көнгә районда 3,6 мең га мәйданда уңыш җыелган. Уртача уңдырышлылык – 40 ц/га.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, урып-җыюның бер өлеше сентябрьә дә калыр әле. «Әмма төп бурыч – күп өлешен августта тәмамларга кирәк. Шуңа күрә эш темпларын арттырырга һәм уракны, һәр минутның кадерен белеп, оешкан төстә алып барырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International