Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең 70%ы җыелган

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Урып-җыю эшләрен югары темпларда алып бару нәтиҗәсендә август ахырына бөртекле культуралар 70% мәйданда – 1 млн. 40 мең гектар суктырылган. Бу хакташимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов, бүгенгә 3 млн. 750 мең тонна ашлык саклауга салынды, бергектардан уртача 35,6 центнер уңыш чыга, диде. Эш темпларын арттыру өчен бушаган комбайннарны, техниканы читтән җәлеп итүне активлаштырырга кирәк. Республика кырларында бүген Ростовтан, Краснодардан, Башкортостаннан,Самарадан, Оренбургтан, Марий Эльдан һәм башка төбәкләрдән 150 ашлык җыю комбайны эшли.

Марат Әхмәтов, киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар 560 мең гектарда чәчү планлаштырыла, диде. Бүгенгә 320 мең га, ягъни фараздан 57% чәчелгән. «Сабан бодае өлгерү өчен дә һава торышы яхшы булы, шулай да республика буенча көзге бодай уңышы бер гектардан 6 центнерга артыграк. Күпчелек районнарга көзге культураларның чагыштырма мәйданын 40ка җиткерү һәм аннан да күбрәк булдыру тәкъдим ителгән иде. Мәсәлән, Әлки, Зеленодольск һәм Нурлатрайоннары барлык бөртеклеләр мәйданының яртысынннан артыгында көзге культуралар чәчүне планлаштыралар», – диде ул.

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук авыл кешеләренә пай җирләре өчен аренда түләве мәсьәләсенә дә кагылды. Сумманың күләме шәхси хуҗалыкларда терлекләрне азык белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный һәм, ахыр чиктә, халыкның тормыш рәвешенә дә йогынты ясый, дип саный Марат Әхмәтов. Соңгы 5 елда бер гектарга түләү күләме 450сумнан 650 сумга кадәр җитте (+200 сум). «Шул ук вакытта кайбер районнар елдан-ел республика буенча уртача күләмнәргә дә җитә алмый. 2016 елда Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аренда түләвен сабан бодае уңышы хакыннан 5 процент күләмендә билгеләргә тәкъдим итте, ул –гектардан 700 сум була», – дип мөрәҗәгать итте министр районнар җитәкчеләренә.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов эре мөгезле терлекләрдә соңгы вакытта очрый торган өренле дерматит авыру турында да әйтеп узды. Ул авыру үзе АЧС һәм кош гриппына караганда куркынычсызрак, әмма хуҗалык субъектларына зур зыян сала. Вирус черкиләр тешләве аша күчә. Терлекләрнең авырлыгы һәм сөтләре кими. Узган ел Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының 16 төбәгендә 18 мең хайван авырган. Идел буе федераль округы буенча 40лап чыганак теркәлгән. 2017 елда авыру очраклары Оренбург, Самара, Волгоград һәмСаратов өлкәләрендә ачыкланган.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстанның ветеринария хезмәте тарафыннан бу куркыныч авыруның Татарстан территориясенә үтеп керүен булдырмас өчен чаралар күрелә. Чиктәш районнар чебен-черкидән эшкәртелә,юлларда өстәмә рәвештә 8 ветеринар-полиция постлары куелган. Имин булмаган төбәкләрдән терлекләр кертү чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International