Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының “Зөя” (“Свияга”) агрофирмасы” ҖЧҖендә шикәр чөгендерен җыю дәвам итә

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы “Зөя” (“Свияга”) агрофирмасы” ҖЧҖенең Горбунов ис. бүлекчәсендә шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Дәвеш авылы янындагы кырда алты комбайн эшли, шунда ук чөгендер төягеч тә, янгынга каршы машина да бар.

«Аяз көннәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга тырышабыз: кырларда эшләү ике сменада оештырылды. Чөгендер җыю комбайннары көнгә 50-60 автомашина чөгендер әзерли. Чөгендер уңышы начар түгел – бер гектардан 400 центнердан артык чыга. Механизаторлар өчен кырга кайнар азык китерелә, махсус будкада түлек буе чәй кайнап тора, кайнар коймак пешерелә», – дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Кафил Гимранов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International