Татарстанда 4,6 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 18 сентябренә Татарстанда 4668,2 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 34,1 центнер. Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар 1369,5 мең га (планнан 93%) мәйданда җыелган.

Бүгенге көндә республика хуҗалыкларында сабан бодае, карабодай, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыялар. Сабан бодае 337,4 мең га (82%) мәйданнан 1074 мең тонна җыеп суктырылган, карабодай 32,8 мең га (61%) мәйданнан 46,1 мең тонна җыелган. Шикәр чөгендере 17,4 мең га (24%) мәйданнан 642,4 мең тонна алынган, бәрәңге 1,7 мең га (28%) мәйданнан 36,8 мең тонна җыелган.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыюны Әтнә (62,3 мең тонна ) һәм Саба (86,1 мең тонна ) районнары игенчеләре төгәлләде. Өч процент һәм аннан әзрәк мәйданда уңыш җыясы калган районнар: Сарман, Нурлат, Тәтеш, Спас, Балык Бистәсе (3әр%), Алексеевск, Аксубай, Зәй (2шәр%) һәм Чистай (1%) муниципаль районнары.

Татарстан районнарында урып-җыю җыю эшләре белән бер үк вакытта көзге культуралар чәчү дәвам итә. Бүгенгә көзге культуралар 490,4 мең га (90%) мәйданда чәчелгән. Туфракны төп эшкәртү 710,6 мең га (35%) мәйданда башкарылган, шул исәптән 213,4 мең га мәйдан тирәнтен эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International