«Умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет идарәсендә умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

«Умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет идарәсе базасында республиканың муниципаль районнарында умартачылык буенча учреждение белгечләре һәм инспекторлары катнашында республика семинар-киңәшмәсе узды.

Төп нотык белән «Умартачылык идарәсе» ДБИ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгыш ясады. Ул «2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү» перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада умартачылыкны үстерү өчен уңай табигый һәм икътисадый шартлар бар, табигый азык базасы да җитәрлек. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында умарта күчләре саны буенча икенче урында тора.

«Умартачылык идарәсе» ДБИ умарта күчләреннән комплексы файдалану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү чараларын актив уздыра. Республика умарталыкларында традицион продукциядән – балдан һәм кәрәздән тыш – умарта аналарын чыгару, серкә, перга һәм җилем (прополис) алу белән дә шөгыльләнәләр.

«Умартачылык идарәсе» ДБИ генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин семинар-киңәшмәдә катнашучыларга Татарстанда умартачылык продукциясен әзерләү һәм сату турында сөйләде, ә Н. Э. Бауман исемендәге КДВМАнең авыл хуҗалыгы хайваннары генетикасы һәм селекциясе кафедрасы доценты Алексей Муньков умарталарда була торган авыруларны профилактикалау һәм дәвалау турында мәгълүмат бирде.

Чара барышында шулай ук умарталарның уңышлы кышлавын оештыру, умарталарның уртарус токымының өстенлекләре һәм аларның җитәрлек булмавы турындагы мәсьәләләрне карадылар, ялган балны ачыклау ысуллары турында фикер алыштылар. Әгерҗе районы умартачылыгыннан инспектор Татьяна Патрикиева һәм Сарман районыннан Розалия Фатыйхова умартачылыкны үстерү эшенең тәҗрибәсе белән бүлештеләр һәм семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Умарта күчләрен карау буенча көзге һәм кышкы эшләрнең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуына аерым басым ясалды, чөнки алдагы чорда аларның үсеше моңа нык бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International