Марат Әхмәтов: быел шикәр чөгедереннән рекордлы уңыш көтелә

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстанда 1 млн 475 мең га мәйданнан 5 млн 23 мең тонна ашлык җыйдылар, бу планнан 95 процент тәшкил итә. Орлык кукурузын исәпкә кертмичә, иң күп ашлык Буа районында суктырылды – 200 мең тонна. Бу хакта 3 октябрьдә Игенчеләр сараенда узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Иң күп ашлык суктыручылар арасында тагын Зәй (190 мең тонна), Сарман (189 мең тонна), Тәтеш (172 мең тонна) районнары. «Тәтеш районы соңгы ике-өч елда игенчелек культурасын арттырды», – диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бөртеклеләр уңышы буенча аеруча Зәй районы үзен күрсәтте, гектардан – 50 центнерга якын. Нурлат районында бу күрсәткеч – 46 ц/га, Сарман – 44,4 ц/га, Кукмара һәм Тәтеш районнарында – 40ар центнер.

«Бездә 79 мең га мәйданда орлыкка кукуруз чәчелде. Әлегә дымлылык югары. Терлекчелек юнәлешендәге хуҗалыклар бу кукурузны траншеяларга салалар. Октябрьнең яңгырсыз булуы кукурузга тагын өлгерергә мөмкинлек бирә әле. Көнбагыш 140 мең га мәйданда чәчелде. Быел аның торышы да яхшы», – дип ассызыклады Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов кукурузның 5 млн 250 мең тонна җыелырга мөмкинлеге турында әйтте. «Әгәр һава торышы да әйбәт торса, 5,3 млн. тонна да булырга мөмкин», – диде ул.

«Мин үз-үземә сорау бирәм: ел яхшы булса да, ни өчен соң без 6 млн. тонна ашлык җыя алмыйбыз? 2010 елга кадәр, климат кинәт кенә җылына башлагач, орлык кукурузы һәм көнбагыш чәчү белән мавыкмый идек әле. Көнбагыш урыныныа 140 мең га бөртеклеләр иде, аны 4 тоннага тапкырласаң, – бу инде 5 млн. тоннага өстәмә 560 – 600 мең тонна ашлык дигән сүз. Шикәр чөгендерен без әле 2008 – 2009 елларга кадәр үк 35 – 38 мең га чәчә идек, ә хәзер – 74 мең га. Бу тагын 200 мең тонна ашлык булыр иде. Шулай итеп, без 6 млн тонна ашлыкка якынлашыр идек. Әмма бу культуралар безгә кирәк. Хәтта быел да көнбагышны һәм орлык кукурузын терлекчелек хуҗалыкларына азык өчен сатып алырга туры килер иде», – дип ассызыклады вице-премьер.

Шикәр чөгендерен җыюга килгәндә, быел аннан рекордлы уңыш җыелырга мөмкин – 3 млн. тоннага якын. «Былтыр иң югары күрсәткечкә ирештек дип санаган идек, 2,3 млн тонна, уртача уңыш – 400 – 420 ц/га иде».

Шикәр чөгендерен җыюда хәзер 96 комбайн эшли. Бүгенгә 39,6 мең га мәйданнан 1 млн 549 мең тонна татлы тамыр җыелды. Республиканың шикәр заводларына 734,5 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, 539,9 мең тонна эшкәртелгән, 73,2 мең тонна шикәр әзерләнгән.

«Базарда шикәр бәясе шактый төште, бер килога 10 сум диярлек. Заводлар һәм бу культураны үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар күп табыш ала алмаслар», – диде Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Шул ук вакытта республикада халыкны яшелчәләр һәм бәрәңге белән тәэмин итүдә проблемалар булмас, диде министр. Бәрәңге 5,7 мең га мәйданда җыелган инде, бу планнан 92 процент тәшкил итә, 125,1 мең тонна бәрәңге алынган, уртача уңыш – 220 ц/га.

«Хуҗалыклар терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән, хәтта 30 процент запас белән. Моннан тыш, терлекчелек өлкәсендә 5 процент үсеш күзәтелә. Быел 1,8 млн. тонна сөт җитештерүне планлаштырабыз. Былтыр ит җитештерүне 500 мең тоннадан арттырып җибәргән идек. Быел тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Авыл хуҗалыгы тармагында елны узган елга караганда кимендә 6 процент үсеш белән тәмамларбыз дип уйлыйбыз», – дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International