Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 2017 елның 4 октябренә 42,9 мең га (планнан 58%) мәйданнан 1693 мең тонна шикәр чөгендере алынды. Уртача уңыш – 395 ц/га.
Бәрәңге 5,9 мең га (95%) мәйданнан 128,8 мең тонна җыелды, уртача уңыш – 220 ц/га.
Республика хуҗалыкларында яшелчә 837 га (31%) мәйданда җыелды. Гомуми җыем – 20 мең тонна.
Республикада орлык кукурузы 730 гектар мәйданда суктырылды, гомуми җыем – 2,6 мең тонна.