Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм иттеләр. Чара Казан теннис академиясендә узды, 1,5 меңгә якын кеше килде. Авыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.

Бәйрәм уңаеннан шулай ук Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевтан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммасы килде. Анда болай диелгән: «Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы составына керүче иң алга киткән субъектларының берсе. Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең фидакарь хезмәте халыкның азык-төлек продуктларына һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе чималына булган ихтыяҗын елдан-ел тотрыклырак тәэмин итә. Быел республика аграрийлары авыл хуҗалыгы җитештеүенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат расладылар.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасының барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен 5 млн. тонна җыелган югары уңыш белән котлый. Агротехнологияләрне үстерү юнәлешендә башкарылган көндәлек эшләр һәм җитештерүгә яңа перспектив эшләнмәләр кертү белән ныгытылган сезнең һөнәри осталыгыгыз республиканың үсемлекчелек продукциясен җитештерү дәрәҗәсен киләчәктә дә Россия Федерациясе азык-төлек иминлегенең ышанычлы нигезе булырлык югары дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирер, дип ышанып калам.

 

Ихтирам белән,

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры                                                                А.Н. Ткачев»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International