Татарстанда сөләйман балыгы җитештерү буенча завод төзү турында килешү имзаланды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Казанда, «Корстон» кунакханә-сәүдә, күңел ачу комплексында, Норвегия компаниясе Nores Watertech һәм «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы арасында Татарстанда сөләйман балыгы җитештерү буенча завод төзү прокты буенча килешү имзаланды.

Документ Балыкчылык буенча Россия – Норвегия катнаш комиссиясенең бүген ачылган 47 нче сессиясендә имзаланды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. Килешүгә «Идея» технопаркының генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимов һәм Норвегия компаниясе вәкиле Тронд Вегер кул куйдылар.

«Nores Watertech компаниясе исеменнән Балыкчылык буенча федераль агентлыкка һәм Чаллы җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсебез килә, аларның вәкилләре белән очрашулар нәтиҗәсендә без шундый карарга килдек. Бу төбәктә әлеге проектны рәхәтләнеп инвестициялибез. Бу мәсьәлә буенча без өч-дүрт ай фикерләштек. Тиздән заводны төзи башларбыз дип ышанам. Хезмәтәшлек итәр өчен монда күп юнәлешләр бар», – диде Nores Watertech вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, 2018 елның көзендә проектка Норвегиянең башка предприятиеләре дә кушылачак. «Без Норвегиянең һәм Татарстанның төрле фәнни-тикшеренү институтлары белән бергәләп эшләячәкбез. Без монда академиклар мохите вәкилләре белән дә күп очраштык, аларны да бу проект кызыксындыра», – дигән мәгълүмат бирде Норвегия инвесторы.

Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, Россиянең эчке балык базары бик зур, дип, билгеләп үтте. «Аны дөньяда танылган технология буенча җитештерелгән сыйфатлы балык тулыландырсын иде, дип кызыксынабыз без, – дип ассызыклады ул. – Күп еллар элек технология һәм аквакультура өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрне активлаштыру буенча эшче төркем төзелгән иде. Озак еллар буе аның нәтиҗәсе булмады, әмма бүгенге сессия, килешүгә кул кую үзара мөнәсәбәтләр өчен яңа җирлек тудыра. Рөстәм Миңнехановка һәм аның командасына рәхмәт әйтәсем килә, алар Норвегия компаниясендә бу проект белән кызыксыну уята алдылар, республиканың мөмкинлекләрен күрсәтеп, безнең һәрберебезгә мөһим адым ясарга этәргеч бирделәр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International