“Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ Мәскәүдә узган 19 нчы “Алтын көз – 2017” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы культураларының заманча үзебезнең сортларын булдыру өлкәсендә өр-яңа казанышларын һәм терлекчелек тармагында иң яхшы фәнни эшләнмәләрен күрсәтте. Форумга килүчеләр институтның мөмкинлекләре белән һәм сабан бодаеның «Йолдыз», «Хаят» сортлары, көзге бодайның «Карина», «Универсиада», «Султан» сортлары, көзге арышның «Подарок» сорты, арпаның «Камашевский» сорты, рапсның «Юмарт», «Юлдаш» сортлары, тритикаленың «Бета» сорты, борчакның «Волжанин» сорты, бәрәңгенең «Танго» сорты белән таныштылар.
«Килүчеләр күп булды, – дип сөйләде институт белгече Евгений Крупин. – Авыл хуҗалыгы культуралары сортлары белән башка төбәкләр селекционерлары да, шулай ук чит илләр белгечләре дә кызыксынды. Ә без исә, күргәзмә чараларында катнашып, үзебез өчен шактый тәҗрибә тупладык».