Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖендә шикәр чөгендере җыю дәвам итә

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖендә шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Хуҗалыкның чөгендер кырлары төрле бүлекчәләрдә бар. Бу көннәрдә Иске Кармәт авылы янындагы кырда чөгендер алалар. Бригада составында уңган һәм оста комбайнчылар Анатолий Ильгузин, Алексей Кудряшов, Геннадий Жарков, Александр Хандюк, Рәис Ильязов һәм Ирек Мостафин эшлиләр. Чуаш Енорускино авылы янындагы кырда шикәр чөгендерен төяп озату эшләре бара. Чөгендер төяү машинасында Марат Гайнетдинов һәм аның алмашчысы Фәнис Сафиуллин эшли.

«Бүгенге көнгә 73,7 мең тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылды, – дип сөйләде “Аксу Агро” ҖЧҖ җитәкчесе Солтан Шәйхуллин. – Игенчеләр яхшы уңыш алдылар. Хәзер бөтен көчне шикәр чөгендерен вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алуга куябыз. Әлегә барысы да: казып чыгару да, төяп җибәрү дә график буенча бара».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International