Марат Әхмәтов Венгриянең Дәүләт секретаре – милли икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты

2017 елның 27 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгриянең Дәүләт секретаре – милли икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Анда шулай ук Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, кунакларны сәламләп, Татарстан АПКсының бүгенге торышы һәм үсеш респективалары турында сөйләде. «Без яшелчә, җиләк-җимеш җитештерү юнәлешендә эшне көчәйтергә уйлыйбыз, бу өлкәдә, шулай ук ашлык эшкәртү буенча һәм башка юнәлешләрдә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә ниятебез бар», – дип билгеләп үтте министр үз чыгышында.

Иштван Лепшени үзләрен җылы каршылаган өчен рәхмәт белдерде. Ул Венгриянең икътисады турында сөйләде, шулай ук авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

Очрашу барышында якларның алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, тәҗрибә алмашу, бергәләп белгечләр укытуны оештыру, Татарстанда һәм Венгриядә уздырыла торган тармак чараларында катнашу мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Шуны да әйтергә кирәк, моңа кадәр Венгриянең Дәүләт секретаре – милли икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International