Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Чишмә поселогында блок-модуль кибетен төзи башладылар

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Чишмә поселогында блок-модуль кибетен төзи башладылар. Әхмәтов авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов әйтүенчә, бүгенге көндә подрядчылар оешмасы хезмәткәрләре бу кибетнең нигезен салалар.

Кибет 2017 елда гамәлгә кергән “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында төзелә. Исегезгә төшерәбез, шундый стационар сәүдә пунктлары 100дән артык йорт булган торак пунктларда төзелә, республикада быел 50дән артык блок-модуль кибетләр төзелер, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International