Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары узды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары узды. Укырга килүчеләргә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре лекцияләр укыдылар.

Уку барышында эш урынында иминлек техникасы кагыйдәләре һәм таләпләре, һөнәри авыруларны булдырмау өчен кирәкле чаралар һәм башкалар турында фикер алыштылар. Барысы 40 кеше укыды, имтихан биргәннән соң, аларга таныклыклар тапшырылды.

«Безнең төп бурыч – кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Шуңа күрә хезмәттә иминлек техникасы кагыйдәләрен яхшы белергә һәм үтәргә, бу өлкәдә үз белемеңне даими рәвештә арттырырга кирәк», – диде “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең хезмәтне саклау буенча укыту-методика бүлеге җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International