Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов республика районнарында орлык материалы әзерләү турында сөйләде

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Марат Әхмәтов республика районнарында орлык материалы әзерләү турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, орлык материалының күпчелек өлеше авыл хуҗалыгы оешмаларында әзерләнә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен барысы 350 мең тонна орлык кирәк, бүгенгә 353 мең тонна, ягъни 101% салынган.

«Быел орлык материалы салу белән проҗлема юк», – диде Марат Әхмәтов. Орлыкны 100 % күләмендә әзерләгән районнарда аның составын яңарту буенча системалы эш алып барыла, диде ул. Яхшы орлык авыл хуҗалыгы уңышының нигезе ул.

Марат Әхмәтов Менделеевск районын мисал итеп китерде, анда быел игенчелектә иэ түбән күрсәткечләр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Бөгелмә районында бары тик орлыкның 30%ы гына тикшерелгән, Алабугада – 42%, Ютазыда – 44%, Яңа Чишмә районында – 49%, Чирмешәндә – 51%, Питрәч районында – 53%.

Урыннарда нинди чаралар күрелүе турында министр алдагы видеоконференцияләрдә мәгълүмат биреләчәге турында әйтте.

«Киләсе елдан ашлык саклагычларга капиталь ремонт программасы эшли башлаячак, тотылган чыгымнарның 30%ы кайтарылачак. Беренче чиратта, бу программа орлыкларны саклау өчен уңайлыклары булмаган хуҗалыклар өчен кирәк. Ярдәмнең бу төреннән файдаланып калыгыз», – диде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук бүген югарырепродукцион составлы орлыкларны саклап калуның мөһимлегенә басым ясады.

Оригиналь һәм элиталы орлыкларның булуы буенча районнарда вәзгыять түбәндәгечә: Буа районында мондлый орлыклар - 76%, бу иң яхшы күрсәткеч, Сарман районында – 62%, Тукайда – 61%, Әтнәдә – 60%, Арча һәм Кукмара районнарында – 42әр%, Ттеләче районында – 38%.

Шул ук вакытта Менделеевск районында элиталы һәм оригинбер орлыкчылык хуҗалыгы да юк. Бөгелмә районында бу күрсәткеч шулай ук нульгә якын (1%), Әгерҗе районында – 3%, Ютазыда – 4%, Аксубайда – 6% (тәкъдим ителгән 20% урынына).

Төбәкләр өчен тагын бер мөһим культура – кукуруз, ул республикада 300 мең га мәйданда җитештерелә. Аның күпчелек өлеше силоска җибәрелә. Сыйфатлы гибридларны дөрес сатып алудан күп нәрсә тора, диде Марат Әхмәтов. «Кукуруз белән беренче ел гына эшләмибез, безне сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итүчеләр дә күп, аларның координатлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бар», – диде министр.

Ул шулай ук 2017 елның 27-30 ноябрендә Краснодарда «Юг-Агро» агросәнәгать күргәзмәсе узачагы турында әйттте. Анда бик тыгыз программа карала. Орлыкларны арадашчыларсыз сатып алу өчен, Марат Әхмәтов эре агроинвесторлар вәкилләренә бу күргәзмәгә барырга, заводларда булырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International