2017 елның 5-7 декабрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат үзәге» системасында эшләү һәм электрон паспортлар тутыру буенча уку курслары узды. Укулар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районнар бүлекләре консультантлары өчен оештырылды.
Искәртеп узабыз, Татарстанда Татарстан Республикасы АПКсының геомәгълүмат системасы төзелә. Аның максаты – авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, фаразлау һәм нәтиҗәле идарәчел карарлар кабул итү максатында АПКның торышын мониторинглау, аны комплекслы бәяләү һәм анализлау. Бүгенге көндә проектның беренче этабы – кырларны паспортлаштыру эше төгәлләнеп килә.