«Иң яхшы гаилә фермасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2017 елның 8 декабре, җомга

«Иң яхшы гаилә фермасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Искәртеп үтәбез, аның максаты – крестьян-фермер хуҗалыгын алып баруның уңай тәҗрибәсен ачыклау, бүләкләү һәм тарату. Конкурсны «ВДНХ» АҖ, «ДЛГ РУС» ҖЧҖ, Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм «DairyNews» МА оештыралар.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Иң яхшы гаилә фермасы – сөт терлекчелеге», « Иң яхшы гаилә фермасы – ит терлекчелеге», « Иң яхшы гаилә фермасы – дуңгызчылык», « Иң яхшы гаилә фермасы – кошчылык», «Иң яхшы гаилә фермасы – кәҗәчелек», « Иң яхшы гаилә фермасы – сарыкчылык».

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы нәсел эше һәм терлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү технологияләре буенча «АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсе чаралары кысаларында булачак, ул 2018 елның 6-8 февралендә ВДНХ территориясендә уза.

Конкурста катнашу өчен 2017 елның 31 декабренә кадәр https://goo.gl/x8aa9x сайтында анкета тутырып җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International