Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды

2017 елның 8 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.

Чара «Коммуна» ҖЧҖ җитәкчесе Җәүдәт Салих улы Хөсәеновның вафаты уңаеннан бер минутлык тынлыктан башланды. Буа муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуны җиткерде. Ул аның агросәнәгать комплексы үсешенә, якташларының тормышын яхшыртуга керткән өлеше турында сөйләде. «Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – дип төгәлләде үз чыгышын район башлыгы.

Чара барышында авыл хуҗалыгы елына йомгаклар ясалды. Буа районы башка районнар арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча алдынгылардан санала. Быел ашлык суктыру күләме буенча да ул иң алда – 205 мең тонна, уртача уңыш – 37,4 ц/га. 332 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш – 372 ц/га.

Авыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. Ул АПК хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәлоамәтлек, алга таба уңышлар теләде. «Шундый күрсәткечләргә ирешү – авыл хезмәтчәннәренең тырышлык нәтиҗәсе. Сезгә тагын яңа проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышлар телим», – диде ул.

Слетта тармакның иң яхшы эшләүче хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Буа муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр белән бүләкләнделәр. Район башлыгы Марат Җәббаров «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше» өчен алтын медаль белән бүләкләнде. «Авангард» ҖЧҖ директоры урынбасары Расыйх Яфизов «Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды, «Дружба» ҖЧҖ директоры урынбасары Радик Гисмәтов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, «Коммуна» ҖЧҖ механизаторы Фәрит Ибраһимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, «Авангард» ҖЧҖенең машина белән сыер саву операторы Сиринә Садыйкова һәм «Дружба» ҖЧҖ механизаторы Александр Степанов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр һәм башка бүләкләр алучылар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International