Татарстан Республикасы Әлкм муниципаль районының Юхмачы авылында 2015 елда модуль-блок ветеринария пункты ачылган иде. «Моңа кадәр без “ПМК-Мелиорация” бинасының кечкенә бер бүлмәсендә эшләдек. Барлык кирәкле препаратларны һәм җайланмаларны өйдә сакларга туры килә иде. Ә хәзер бу бинада урын җитәрлек, операцияләр уздыру өчен дә аерым кабинет бар», – дип сөйләде ветеринария табибы Шамил Төхвәтуллин.
Ветеринария пунктында 4 хезмәткәр эшли. Алар 5 авыл җирлеге составына керүче 12 авыл торак пункты халкына ветеринария хезмәтләре күрсәтәләр. Хуҗалыкларда 1,1 мең баш эре мөгезле терлек, 1 мең баштан артык савым сыеры, 170 баш дуңгыз, 300 баш ат исәпләнә. Моннан тыш, Юхмачы терлекчелек комплексы да участок карамагына керә, анда 4 мең баштан артык эре мөгезле терлек бар.
Бу көннәрдә ветеринария пункты белгечләре 9 авылның шәхси хуҗалыкларында котыру авыруына каршы терлекләргә вакцинация ясадылар. Аннары эре мөгезле терлекләрдә туберкулезга каршы профилактика чаралары уздыруга керешәләр.