Татарстанда узган тәүлектә 3173,5 тонна сөт савылган

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында 25 декабрдә 3173,5 тонна сөт савылган. Бу узган елның шушы чорына караганда 167,2 тоннага күбрәк.

Бер сыердан уртача 13,6 кг сөт савыла. Бер сыердан иң күп уртача савым Әтнә районында – 26,1 кг. Кукмара районында бу күрсәткеч – 21 кг, Саба районында – 20,5 кг, Мамадыш районында – 19,8 кг.

Тулаем сөт күләме буенча Кукмара районы алда бара – 218,5 тонна. Икенче урында – Балтач районы (193,6 тонна), өченче урында – Әтнә районы (185 тонна).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International