Әлки муниципаль районының Каргалы авылыннан шәхси хуҗалык тотучы Алсу һәм Айрат Гайфуллиннар 200 баш каз үстергәннәр

2018 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

Узган елда Әлки муниципаль районының Каргалы авылыннан шәхси хуҗалык тотучы Алсу һәм Айрат Гайфуллиннар 200 баш каз үстергәннәр. «Май азагында тәүлеклек бәбкәләр сатып алдык. Алар авырмасын һәм тизрәк үссен өчен махсус азык һәм төрле витаминнар сатып алдык, – ди Алсу. – Гаилә “бизнесына” улыбыз Әлмир дә үз өлешен кертте – җәй буе казлар саклады».

2016 елда да алар күп иттереп каз үстереп, аларны саткан акчага 10 үгез сатып алганнар. «Хәзер казларны сораучылар күп, аладн әйтеп куялар, өйдән үу килеп алалар. Мамыгын да сораучылар күп, – ди Айрат. – Каргалы – яшәү өчен дә уңайлы авыл. Юллары да төзек, кешеләре күркәм, хезмәт сөючән. Безгә монда бик ошый. Ял итәргә дә вакыт табабыз. Казанда да еш булабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International