Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Россиянең ветеринария табибларын практикалау ассоциациясе президенты Сергей Середа югары уку йорты студентлары белән очрашты

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Россиянең ветеринария табибларын практикалау ассоциациясе президенты Сергей Середа югары уку йорты студентлары белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Тимур Галиев, «Токсикология, радиация һәм биологик иминлек буенча федераль центр» ФДБФУ директоы Андрей Никитин, Mars, Royal Canin, ВИК компанияләре вәкилләре, ветеринария клиникалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов бу очрашуның максатын билгеләп үтте. «Минем уйлавымча, бу залда әлеге һөнәрнең бөтен үзенчәлекләрен аңлап бетермичә, аны идеаллаштырган студентлар да бардыр. Теге яисә бу фәнне ни өчен җентекләп өйрәнергә кирәк икәнен аңларлар, дип ышанам мин. Чөнки аларның һәркайсы тормышта, эшли башлагач кирәк булачак, үз урынын табачак, – дип ассызыклады Рөстәм Равилов. – Ветеринария табибы һөнәре безнең җәмгыятьтә бик бик кирәкле һөнәр, андый белгечләр азык-төлек иминлеген тәэмин итү, кешеләр һәм хайваннар сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный”.

Россиянең ветеринария табибларын практикалау ассоциациясе президенты Сергей Середа студентларга үзенең гаиләсе турында, студент еллары һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Аларның ветеринариядә гаилә династиясенең стажы 280 елга якын булуы турында да әйтте. «Әтием һәм әнием Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясен тәмамлаганнар һәм бөтен гомерләрен ветеринариягә багышладылар. Минем бөтен бала чагым ветеринария клиникаларында узды, фермаларга йөри идем, атлар карадым. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда миндә кая укырга керерегә дигән сорау тумады. Шул ук әти-әни укыган югары уку йортына юл тоттым», – диде Сергей Середа.

«Укыганда, вак хайваннарны дәвалармын дип уйламый идем. Өченче курстан фармакология кафедрасында эшли башладым һәм алга таба кошчылык фабрикасында эшләргә җыена идем, – дип өстәде ул. – Укып бетергәч, аспирантурада урын булмады, мин көтеп торырга булдым һәм авыруларга каршы көрәш буенча район ветеринария станциясендә эшли башладым. Шуннан башлап мин вак һәм цирк хайваннары белән эшлим. Бу һөнәрне сайлавым өчен мин үземне бик бәхетле дип саныйм, быел минем тормыш эшчәнлегемә 40 ел була».

Сергей Середа Никулин ис. Мәскәү циркында эшли. Күп вакытын Россиянең ветеринария табибларын практикалау ассоциациясендә иҗтимагый эшкә багышлый.

Аннары Сергей Середа студентлар сорауларына җаваплар бирде, ветеринария табибы аспектлары турында, ветеринария клиникаларының «Центр» челтәре эше турында сөйләде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков агросәнәгать комплексында кадрлар җитешмәве турында әйтте. «Бүгенге көндә республикада юристлар, икътисадчылар, бухгалтерлар артык күп, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә һәрвакыттагыча ихтыяҗ зур. Бүген, мәсәлән, республика авыл хуҗалыгы оешмаларына 172 ветеринария табибы, 104 зоотехник кирәк. Төп проблема шунда ки, хуҗалыкларда аз түлиләр, дип уйлыйлар. Ә чынлыкта исә ул алай түгел. Вәзгыять көндә үзгәреп тора бит. Министрлык та белгечләргә төрле юллар белән булыша», – диде Олег Земсков.

Министр урынбасары АПК белгечләренә дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөләде. Шул чаралар арасында – максатчан юлламалар белән аграр уку йортларына килгән студентларга айга 10 мең сум күләмендә стипендия түләү, яшь белгечләргә эш башлап җибәргәндә күрсәтелә торган ярдәм, беренче ел эшләү дәвамында бюджеттан түләнә торган өстәмәләр һәм башка чаралар бар. «Белгечләргә шулай ук торак төзүгә субсидияләр алганда өстенлек бирелә, моннан тыш, без ел саен «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре”» конкурсын үткәрәбез”, – диде министр урынбасары Олег Земсков.

Аннары «Токсикология, радиация һәм биологик иминлек буенча федераль центр» ФДБФУ директоы Андрей Никитин, Mars, Royal Canin, ВИК компанияләре вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясадылар. Алар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International