Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде

2018 елның 24 феврале, шимбә

Вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Россельхознадзорның Баларусьтан сөт продукциясен кертүне чикләү турындагы карарына аңлатма бирде.

“Бу - уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40 тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, дәүләт күзәтчелеге контролендә”, - диде Марат Әхмәтов журналистларга видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсеннән соң.

“Әлбәттә, бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Әмма Беларусьның Россиягә үз продукциясен генә кертүенә шик бар”, - дип билгеләп үтте тармак министры.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләү бездәге бәяләргә йогынты ясамаячак, чөнки илдә сөт җитәрлек.

 

 

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International