Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән 46 кеше.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. «Бездә эре инвестицион, икътисадый һәм инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Без беренчелекләрне һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге форумнарны кабул итәбез, социаль өлкәгә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның конкурент өстенлеге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыктан, милләтара һәм диниара татулыктан гыйбарәт.

Лауретларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, аларның һәрберсе республиканың уңышлы үсешенә зур өлеш кертә. «Сезгә патриотизм, эшегезгә бирелгәнлек һәм югары һөнәри казанышларга ирешкәнегез өчен рәхмәт белдерәсем һәм киләчәктә эшегездә уңышлар телисем килә», - диде ул.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» III дәрәҗә орден белән Е.К.Завойский ис. Казан физик-техник институтының фәнни җитәкчесе, РФА академигы Кев Салихов бүләкләнде.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медаленә «Казан электротехника заводы» ГАҖ хезмәткәрләре Зөфәр Гыйззәтуллин, Фәридә Ибраһимова, Ленар Нуруллин лаек булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алевтина Кудрявцевага бирелде.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин «Дуслык» ордены алды. Өч белгечкә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды. Шулай ук республиканың берничә алдынгы кешесенә «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм мактаулы исемнәр бирелде.

Республиканың агросәнәгать комплексы белгечләре дә бүләкләргә ия булдылар: «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медале белән “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖенең генераль директоры киңәшчесе Ришат Хисмәтуллин бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” мактаулы исеменә “Берсут” агрофирмасы” ҖЧҖ чәшке үстерүчесе Рафия Мөхәммәтҗанова лаек булды, «Аксубай” агрофирмасы” ҖЧҖенең “Смена” бүлекчәсе механизаторы Николай Борисов «Татарстан Республикасының атказангант механизаторы” мактаулы исеменә лаек булды.

«Бу тармакта минт 38 ел эшлим. Башта сыер савучы булып эшләдем, 1998 елдан “Берсут” агрофирмасы” ҖЧҖендә чәшке үстерүче булып эшлим. Мондый бүләкне алуы бик рәхәт”, - дип, үз фикерләре белән бүлеште Рафия Мөхәммәтҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International