Татарстанда көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә ашламалар кертү дәвам итә. 26 апрельгә көзге культуралар 191,2 мең га (планнан 38%) мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләнәр – 120,9 мең га (24%) мәйданда.
Зәй (12,8 мең га) һәм Сарман (17,5 мең га) районнары ашламалар кертүне тәмамладылар. Әлки районында бу чаралар 14,6 мең га (78%) мәйданда башкарылган, Тәтеш – 12,3 мең га (69%), Алексеевск – 10,7 мең га (51%), Азнакай районында – 10,2 мең га (70%).
Искәртеп үтәбез, Сарман, Мөслим һәм Зәй районнарында чәчүгә керештеләр. Республикада язгы чәчүгә 376 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыгы салынган (107%). Оригиналь һәм элиталы орлыклар 29% тәшкил итә, югары репродукцияләр, барлыгы – 91%.