Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Мөслим, Сарман һәм Зәй районнарында чәчү эшләренең барышын бәяләде

2018 елның 12 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Мөслим, Сарман һәм Зәй районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышты.

Мөслим кырлары өстеннән очып узгач, Марат Әхмәтов «Родные края – Туган як» агрофирмасы” ҖЧҖ кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Рамил Муллин кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Барлык чәчү мәйданы 58,6 мең га тәшкил итә. 12 майга сабан культуралары 18,7 мең га мәйданда чәчелгән (32%). «Хуҗалыкларда техник культуралар чәчүгә дә керештеләр, – диде Рамил Муллин. – Әлегә көнлек гомуми эш 3,1 мең гектар, бу күрсәткечне 4 мең гектарга җиткерү һәм чәчүне 7-10 көндә тәмамлау бурычы тора».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы очрашуда күпсанлы сорауларга җавап бирде, алар дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу һәм башкалар турында иде. Марат Әхмәтов район игенчеләрен чәчүне билгеләнгән вакытларга тәмамларга өндәде. «Хәзер туфрактагы дымны мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга һәм һәр кояшлы көннән нәтиҗәле файдаланырга икрәк», – дип ассызыклады ул

Сарман муниципаль районында министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән “Нөркәй” АФ”ҖЧҖенең көзге бодай кырында очрашты. «Агрокөч» АҖ баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов бу кырда уздырылган чаралар турында сөйләде. Чәчү эшләренең барышы белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин таныштырды. Бүгенге көнгә 52% мәйданда чәчелгән (27,7 мең га). Районда бу көннәрдә бодай һәм шикәр чөгендере чәчәчләр.

Марат Әхмәтов эшләрне уңай бәяләде. «Сарман районында игенчелек культурасы елдан-ел арта,, – диде министр. – Инновацион технологияләрне гамәлгә кертеп, сезнең мул уңышлар җыюыгызга ышанам мин. Чын күңелдән сезгә уңышлар телим».

Зәй муниципаль районы кырлары өстеннән очып узгач, Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, АПК оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев та булды.

«Чәчү 34 мең гектарда (70%) башкарылган. Арпа – 14,5 мең гектар, бодай – 4,3 мең гектар, шикәр чөгендере – 5,4 мең гектар», – дип сөйләде район башлыгы Рәзиф Кәримов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы көзге культураларның торышын уңай бәяләде. «Эшнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуын да билгеләп үтәмичә ярамый, район республикада беренчеләрдән булып кыр эшләренә тотынды, – диде Марат Әхмәтов. – 2018 ел сезне мул уңышлары белән сөендерсен».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International