Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында электрон ветеринария сертификациясе системасыннан файдалану мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  “Электрон ветеринария  сертификациясе системасыннан  файдалану”  темасына   киңәшмә  узды. фикер  алышуда  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов,  Ветеринария һәм санитария  күзәтчелеге  буенча    федераль хезмәт  җитәкчесе урынбасары  Николай Власов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария  идарәсе  башлыгы   Алмаз Хисаметдинов,  Россельхознадзорның  Татарстан Республикасы идрәсе  башлыгы   Нурислам Хәбипов һәм башкалар  катнашты.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы  Марат Әхмәтов  ачты.  Ул  бер айдан  Россия Федерациясе  территориясендә Электрон ветеринария  сертификациясе системасының  гамәлгә керүе  турында  сөйләде.  “Меркурий” ФГИС дәүләт ветеринария  күзәтчелегендәге  йөкләрне   сертификацияләү, ветеринария өчен  бердәм  мәгълүмат  системасы  булдыру максатларында   аларның хәрәкәтен  күзәтеп тору, биологик  һәм азык  иминлеген  арттыру   өчен  эшләнә,  – диде  Марат Әхмәтов. – Без бүген  бу  системада  эшләгәндә ветеринария  белгечләренең нинди проблемаларга  очравы турында  сөйләшергә җыелдык».

Электрон ветеринария  сертификациясе системасына тулысынча  күчү буенча  башкарылган   эшләр турындагы  нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария  идарәсе  башлыгы   Алмаз Хисаметдинов чыгыш  ясады.  «Бүгенге  көнгә  Татарстанда   электрон документлар барлык   ведомство  учреждениеләрендә  әзерләнә һәм бирелә, алар  барлык  бирелгән документларның    98% ын  тәшкил итә», – диде  ул.

Алмаз Хисаметдинов  «Меркурий» ФГИС гамәлгә  кертелә башлаганнан   бирле    11 миллионнан  артык  электрон  ветеринария   сертификатлары  тапшырпылды.   Татарстанда  һәркөнне   50 меңгә кадәр шундый документ  бирелә.  Ел  азагына  бу  күрсәткеч  200 мең сертификатка җитәчәк.

«Район ветеринария берләшмәләрендә   400 эш урыны җайлаштырылды, – диде нотыкчы.  –   “Меркурий” ФГИСта  831 белгеч теркәлде».

Социаль тукландыру  предприятиеләренең  (балалар  бакчалары, мәктәпләр) әлеге  системага  күчү  дәрәҗәсе   86% тәшкил итә, җәмәгать туклануы  (кафе, рестораннар, ашханәләр) – 58%, азлап  сату предприятиеләре  (кибетләр, супермаркетлар) – 45%, әзер  продукция  җитештерү буенча  предприятиеләр (сөт заводлары, ит һәм балык  цехлары, терлек сую  пунктлары) – 86%, күпләп сату  предприятиеләре – 88%.

Ветеринария һәм санитария  күзәтчелеге  буенча    федераль хезмәт  җитәкчесе урынбасары  Николай Власов, 2018 елның  апрелендә   илдә    42,6 млн. электрон  ветеринария   сертификатлары бирелде, диде. «Бу 2017 ел белән чагыштырганда    10 мәртәбә күбрәк, – дип ассызыклады ул. –  Шуны әйтергә кирәк, Татарстан “Меркурий” ФГИСта  эшләү күрсәткечләре буенча  һәрвакыт    лидер булырпга  омтылды.  Хәзер башка төбәкләр дә  шуңа  омтыла».

«Бүгенге  көндә  электрон  сертификацияләүнең норматив  базасын  камилләштерү  буенча  эш алып барыла. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  4 боерыгына  үзгәрешләр кертелә», – дип өстәде  Николай Власов.

Аннары электрон ветеринария  сертификациясе системасының  өстенлекләре һәм  бу  юнәлештә барлыкка килә торган  проблемалар    турында  фикер алыштылар  һәм тәҗрибә алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International