Татарстан Санкт-Петербург форумында республиканың балык сәнәгате тармагын күрсәтте

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

13-15 сентябрьдә Россиянең төньяк  башкаласында – Санкт-Петербургта «Экспофорум» конгресс-күрсәтмә  үзәгендә Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм   технологияләр күргәзмәсе  ачыла һәм  II Халыкара балыкчылык    сәнәгате   форумы узды. Форумга  барлык илләрдән диярлек   балыкчылык  хуҗалыклары вәкилләре җыелды.

Форумның  эш  программасына  түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, шулай  ук   пленар утырыш уздыру керетилгән иде,  ул 14 сентябрьдә узды. Бу  елның төп   темасы  – «Дөньякүләм  балыкчылык  2050: ресурслар, базарлар, технологияләр».   Форумны Балыкчылык буенча федераль  агентлык оештырды.

Экспонентлар арасында  Татарстаннан  да  берничә   компания катнашты. Мәс.,   чөгә балыгы һәм  судак    маймычларын җитештерү күздә тотыла торган  «Биосфера-Фиш»,  Республика экспозициясендә – «Биотех Чаллы»   индустрия   паркы ЯАҖ. Татарстаннан  катнашучылар арасында Татарстан Республикасы  Балыкчылык сәнәгате ассоциациясе  дә бар, аның составына  җиде  юридик зат һәм бер   индивидуаль эшкуар керә. Үз продукциясен  Подгорнов А. А. - шәхси эшкуар (ИП) һәм   «Мамадыш  балык заводы»  җитәкчесе тәкъдим  итте. Татарстан стендын зур  кызыксыну белән  карадылар.  «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы алып  килгән  яшь чөгә балыклары аквариумы, Мамадыш балык  заводыннан китерелгән ысланган һәм  какланган   балык күргәзмәсе  дә  катнашучыларны үзенә  җәлеп  итте.  Чарада катнашучыларны Татарстан балыгыннан  пешерелгән тәмле балык шулпасы (уха) белән дә сыйладылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николаевич Патрушевны, Россия Балыкчылык хуҗалыгы рәисе   Илья Васильевич Шестаковны Татарстан стенды   белән  таныштырды, алар «Биосфера-Фиш» ҖЧҖенең һәм  «Биотех Чаллы»   индустрия   паркы ЯАҖенең балыкчылык проектлары белән  кызыксындылар.  

Татарстан  балыгы һәм аннан әзерләнгән ярымфабрикатлар эре ритейлерларда җитди  кызыксыну уятты. Россиянең Төньяк-көнбатыш округы, Ленинград, Самара  өлкәләре, Удмуртия Республикасы эре сәүдә челтәрләренә һәм  Балтыйк  буе илләренә  продукция җибәрү турында башлангыч килешүләргә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International